Лилия – беренче! Фәридә - икенче!
Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2018” уздырыла башлады. Бу чара барышында Әтнә районы гел мактаулылар арасында искә алына.
Әлеге чараның беренче көнендә Биектауда “Элита плем” җәмгыяте республиканың зоотехник-селекционерлары арасында беренче конкурсын үткәрде.
Менә бу бәйгедә Әтнә районының “Таң” хуҗалыгы белгече Лилия Гәрәева беренче урынны алды. Икенче урында - районыбызның “Тукай” хуҗалыгы селекционеры Фәридә Һадиева.
Ике белгеч тә үз эшләрен намус белән башкаручылар, ә осталыкларын алар тагын бер кат республика белгечләре арасында расладылар инде.
Котлыйбыз Сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев