Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әләшә" бәйрәме - ник аз без? - фоторепортаж

Бүген әлеге минутларда Күәм белән Әйшияз авыллары аралыгында урнашкан Кала тавындагы Изгеләр каберлегендә "Әләшә" бәйрәме бара.

Сыерчык  уҗымда күмелгән бер вакытта элек-электән "Әләшә" бәйрәме уздырылып килде. Әлеге чара төрле чорларны узды, әбиләребез бу бәйрәмгә - Коръән аятьләре укып, аны каберлектәге изгеләр рухына  багышлап дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән  имин киләчәк сорап кайтырга кача-поса да бардылар. 

Әлеге каберлекнең хөрмәтләнгән вакытларын да күрдек, хакимият башлыгыбыз Г.Г.Хәкимовның матди ярдәме белән чишмә төзекләндерелде, баскычлар тимердән эшләнде, якташыбыз Әсхәт Сәфәровның матди ярдәме белән Кала тауда манара торгызылды. Корбан чалып, ашлар, пылаулар  пешергән вакытлары да булды. Табын да корылды.

Быелгысы да оештырылды. Тик көннең суыклыгы, хәтта кар да очкалады,  үзенекен итте. Дини чарага җыелган кеше аз. Шулай  да бу бәйрәм өзелмәде. Күәм мулласы Ленар хәзрәт Ганиев бәйрәмне башлап, аның тарихы белән таныштырды. Вәгазьләр укылды. Каберлектә сәдака салынды. Бәйрәм җомга  намазы белән төгәлләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев