Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы

Илнең Төп Законындагы үзгәрешләр Россия халкының хезмәтенә хөрмәтен һәм аларның хокукларын яклауны ныгытачак.

Россиялеләр тормышында Конституциягә төзәтмәләрдә хезмәт итүчеләргә карата хөрмәт, хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү уңай чагылыш табачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белән уртаклашты.

"Әлбәттә, мин төзәтмәләрне хуплыйм. Россия - гаять зур табигый байлыклары булган ил, хезмәт кешесе монда яшәргә хокуклы. Конституциянең  бу юлы хезмәт кешесенең хокукын ныгытуы яхшы, аның хезмәте тиешенчә бәяләнсен", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Хәзерге вакытта ил икътисады кешеләр турында яхшырак кайгыртырга, белем, сәламәтлек саклауны камилләштерергә, пенсия һәм социаль түләүләрне индексацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый таләпләрне илнең Төп Законында беркетү хакимият вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.

"Конституция дәүләткә шундый йөкләмәләрне йөкли икән, дәүләт башкарма хакимият йөзендә Конституция таләпләрен үтәүнең бернинди сәбәпләренә дә карамастан, даими рәвештә күзәтеп торырга тиеш булачак", - дип ассызыклады депутат.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/27-03-2020/marat-ahmetov-o-popravkah-k-konstitutsii-chelovek-truda-imeet-pravo-zhit-bogato-5731303 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев