Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медведев Путинның пенсия реформасы буенча тәкъдимнәрен гамәлгә ашырырга йөкләде

Бу Хөкүмәттән аеруча җаваплылык тәлап итә торган җитди эш, диде Россия Премьер-министры.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев вице-премьер Татьяна Голиковага якын арада РФ Президенты Владимир Путинның пенсия реформасы буенча инициативаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. Бу турыда «Коммерсантъ» яза.

Медведев сүзләренчә, бу Хөкүмәт ягыннан аеруча җаваплылык таләп итә торган җитди эш.

Мөрәҗәгать вакытында Владимир Путин пенсия реформасын хуплады, әмма анда үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Шулай итеп, дәүләт башлыгы хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яшен 63 яшькә кадәр түгел, ә 60 яшькә кадәр арттырырга, пенсия алды яшендәге гражданнарның ташламаларын сакларга һәм аларны эштән куган өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170607/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев