Әтнә таңы

Мәктәптә: әниләргә - бүләк

21 ноябрь көнне Бәрәскә урта мәктәбендә ярминкә уздырдылар. Аннан кергән акчалар "Хәйрия марафоны"на күчерелгән. Ярминкәдән соң якынлашучы "Әниләр көне" уңаеннан бәйрәм концерты уздыралар.

Реклама

Анысын Коръәннән моңлы сүрә белән III сыйныф укучысы Ислам Әхмәтҗанов башлап җибәрә. V сыйныфларның концерт-монтажы бик күңелле була, укучылар көче белән әзерләнгән төрле концерт номерлары күрсәтәләр. Соңыннан укучылар әниләренә дип мәктәптә махсус әзерләгән төрле кул эшләре бүләк итәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: