Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мурашко коронавирус белән авыручылар санының артуын отпусклар белән бәйли

Тулаем алганда, сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы фикеренчә, Covid-19 белән хәл тотрыклы кала.

Россиянең кайбер төбәкләрендә яңа Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының бераз артуы, аерым алганда, ял итүчеләрнең яллардан кайтуы белән бәйле. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 1» телеканалында «Вести недели» программасына биргән интервьюсында белдерде.

«Без вазгыятьнең шактый тотрыклы булуын күрәбез, әмма россиялеләрнең яллардан кайтуына бәйле рәвештә, кайбер төбәкләр буенча пациентлар санының бераз артуы күзәтелә», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Моннан тыш, Мурашко, микст-инфекциянең авыр нәтиҗәләрен булдырмас өчен, гриппка каршы вакцинация ясау кирәклеген искәртте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-09-2020/murashko-koronavirus-bel-n-avyruchylar-sanyny-artuyn-otpusklar-bel-n-b-yli-5771213

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев