Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәрсә бу? Әмма тәмле

Тәския Вагизовадан яңа шедевр бу - таныш булыгыз. Дөресрәге, пешереп ашагыз.

"Торт дисәң торт тугел, пирог дисәң пирог тугел бу, пирожный дип тә булмый", - ди үзе. Рецепты түбәндәгечә.

Кирәк:

6 йомырка, 250-300гр он, 200 гр песок,1 чәй калагы сода (уксус белән сүндерелгән), 3-4 аш кашыгы сыек май, кремы: 2 пачка творог 200 гр, (400 гр да була), 3 йомырка, 200 гр шикәр комы, 2 ванилин (кечкенәсе).

Эш барышы: йомыркаларның барысын миксер белән бутыйбыз да, бер чеметем тоз, шикәр комы салып, куерганчы бутап сода, сыек май, он кушабыз, 3 аш кашыгы какао өстәгез, җебетелмәгән май белән Кукмара табасын майлап, бисквит агызыгыз, "торт мешогы"на эзер творогны буй-буй итеп  башта бер якка агызыгыз, аннары икенче якка, нәтиҗәдә шакмаклар килеп чыга. Тәме язып бетергесез, бик тиз әзерләнә дә, мммм, телегезне йота күрмәгез. Тәмле булсын!

"ВКонтакте"да Тәския Вагизова бите.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев