Өеңдә үрмәкүч бармы?
Үрмәкүчкә тияргә ярамый, дип өйрәтәләр, әмма беркемнең дә мондый күрше белән яшисе килми.
Үрмәкүчләргә каршы химик чаралар белән көрәшергә дә мөмкин. Гуманлырак ысуллар да бар. Үрмәкүч чебен, черки һәм башка бөҗәкләр белән туклана. Өйдә үрмәкүч бар икән, димәк, аңа азык та бар дигән сүз. Көрәшне аларга каршы да алып бару дөрес булыр. Үрмәкүчне кискен исләр белән куркытырга мөмкин. Бөтнек эфир маена (аны даруханәләрдән таба аласыз) 10 тамчы савыт-саба юа торган сыекча өстәргә һәм бу эремәне пульверизатордан үрмәкүч күренгән урынга сиптерергә кирәк. Эшкәртүне 2 көн саен кабатлап торырга. Бөтнек хуш исле, өйнең һавасын да сафландыра, аны үрмәкүчләр яратмый. 1:1 исәбеннән кушылган су һәм аш серкәсе катнашмасы сиптерергә дә ярый. Аш серкәсе үрмәкүчне үтерәчәк.
Чыганак: http://bavly-tat.ru
Фото: yandex.ru
Тулырак: http://http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/oyd-rmkch-kp-bulsa
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев