Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин: Татарстан җитәкчелеге күп нәрсә эшләде, эшли дә

Дәүләт башлыгы РФ Иҗтимагый палатасының яңа составы белән онлайн-очрашу үткәрде

РФ Президенты Владимир Путин РФ Иҗтимагый палатасының яңа составы белән онлайн-очрашу уздырды, аңа Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да керде. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фишман-Бекмамбетова дәүләт башлыгына Татарстанда төзекләндерү программалары һәм халыкның катнашу принциплары турында сөйләде.

Путин республиканы ТАССР юбилее белән котлады, Казанның актив рәвештә үсүен һәм административ эшнең сыйфатын һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте.

«[2000 елда] Татарстанның беренче Президенты белән бергә килдек, фәкыйрь йортларны карадык һәм шәһәрне үстерү буенча планнар кордык — Татарстан җитәкчелегенә тиешле бәя бирергә кирәк, бик күп нәрсә эшләнде һәм эшләнә дә», — диде Россия Президенты. Аның сәфәре вакытында 20 ел элек Казанда тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру барган.

Ул халыкның программаларны тормышка ашыруда катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте. «Халыкның фикерен белергә һәм аларның мәнфәгатьләрен барлык хакимият органнары да исәпкә алырга тиеш — бу шулай булырга тиешле дә», — диде ул. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-06-2020/rossiyad-kil-se-esh-atnasy-ber-k-ng-kyskarak-bulachak-5751963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев