Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия дөньяның бөтен илләренә очышларны чикли

Мәскәү һәм башка дәүләт башкалалары арасында гына һава юллары сакланачак.

Бүген, 23 мартта, Россия яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның барлык илләре белән авиаэлемтәне туктата. Бу хакта Росавиация белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәүдән һәм башка дәүләт башкалаларыннан рейслар, шулай ук россиялеләрне чыгару өчен чартерлар өчен искәрмә ясыйлар», – дип искәртә агентлык.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 367 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Уналты авыру терелде. 52 меңнән артык кеше күзәтү астында кала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-03-2020/rossiya-d-nyany-b-ten-ill-ren-ochyshlarny-chikli-5730827 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев