Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә сәгатьлек минималь хезмәт хакы түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Сәгатьлек минималь хезмәт хакы кертүне Россия Министрлар кабинеты тәкъдим иткән.

Россиядә «бер сәгатьлек ставканың минималь күләме» дигән төшенчә кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хезмәт хакы сәгатьләп түләнә торган эшчеләргә кагылырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.

Бу тәкъдим 2021-2023 еллар аралыгында Гомумроссия профсоюзлар берләшмәсе, эш бирүчеләр һәм Россия Хөкүмәте арасындагы генераль килешү проекты исемлегенә кертелгән.

Сәгатьлек минималь хезмәт хакы кертүне Россия Министрлар кабинеты тәкъдим иткән. Мондый чаралар күп кенә илләрдә гамәлдә. Мәсәлән, узган елда Германиядә ул - 8,5, Болгариядә - 6, Румыниядә — 7,7, Венгрия һәм Латвиядә 9,9 евро чамасы булган.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу яңалыкны кертү хезмәт хакын исәпләүне катлауландырырга мөмкин. Чөнки билгеле бер төбәк, ай өчен минималь хезмәт хакының оптималь күләмен исәпләргә, эшләнгән сәгатьләрне ничек санарга икәнен аңларга кирәк.

Шулай ук, «яңалык эш бирүчеләрне минималь хезмәт хакыннан азрак акча түләү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәячәк», — дип саный белгечләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/15-09-2020/rossiyad-s-gatlek-minimal-hezm-t-haky-t-l-kerterg-t-k-dim-ittel-r-5771545

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев