Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә ял итүче туристларга 15 мең сумга кадәр компенсация бирәләр

Туризм - перспективалы тармакларның берсе дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиядә ял итәргә теләгән туристларның турлар сатып алуга киткән чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге бар. Аның күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Туристларга акчаны кайтару суммасы турга карап 5тән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк», — диде Мишустин. Аның сүзләренә караганда, бу максатларга 15 млрд сум бүлеп биреләчәк. Акча 2020 елда РФ төбәкләрендә ял итәргә ниятләгән гражданнарга чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә тотылачак. Аларның исемлеге Ростуризм тарафыннан төзелгән инде.

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, туризм - перспективалы тармакларның берсе. Аның үсешенә, әйтик, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты кебек зур вакыйгалар ярдәм итте. «Ул барлык кыйтгалардан килгән миллионлаган кешеләр өчен бәйрәм булды, - диде РФ Премьер- министры һәм барлыкка килгән стереотиплардан нык аерыла торган Россия күп кенә чит ил туристларына ошады, диде.

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында туристлык тармагы катлаулы хәлдә, шуңа күрә, Мишустин фикеренчә, «аны хупларга гына түгел, ә динамик үсеш өчен шартлар тудырырга, шул исәптән эчке туризм өчен яңа мөмкинлекләр ачарга кирәк». Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен туроператорларга 3,5 млрд сумга якын ярдәм бирелгән инде.

Шулай ук экотуризм үсеш өчен яхшы перспективаларга ия. РФ Министрлар Кабинеты башлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда туристик инфраструктураны урнаштыру өчен сигез милли парк сайлап алынган, шулай ук махсус сакланыла торган биш яңа территория булдырылган.

«Бу юнәлешне үстереп, без кешеләрне табигатькә сакчыл карарга өйрәтербез дип өметләнәбез, — дип өстәде ул. - Ә «Экология» илкүләм проекты кысаларында алга таба да әйләнә-тирә мохитне ышанычлы саклау, шул исәптән катлаулы объектларда тупланган зыянны бетерү өчен хокукый базаны камилләштерәчәкбез». 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-07-2020/rossiyad-yal-it-che-turistlarga-15-me-sumga-kad-r-kompensatsiya-bir-l-r-5758370

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев