Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларына карата фикерен белдерде

Үз-үзен изоляцияләгән татарстанлыларга теләктәшлек белдереп, республика мәдәният учреждениеләре онлайн режимда төрле чаралар оештыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларына карата үз фикерен белдерде. Бу хакта ул үзенең Instagramында хәбәр итте.

"Театрлар һәм музейлар да онлайн. Өйдә күңелсез булмаячак", - дип язды республика җитәкчесе.

«Театры и музеи тоже онлайн. Дома не будет скучно», — написал руководитель республики.

Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим итте. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча сәнгать  сөючеләрне сөендерергә һәм карантиндагы республика халкын хупларга телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты. Онлайн-фатир ярты миллион тамашачыны җыйды. Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Качаловский театры экскурсияләр һәм репетицияләр белән «Качаловский Online» проектын башлап җибәрде. Афиша ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Фото: www.instagram.com

https://www.tatar-inform.ru/news/official/27-03-2020/minnihanov-anonsiroval-onlayn-proekty-tatarstanskih-teatrov-i-muzeev-5732002 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X