Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәни һәм дини традицияләрен үстерүгә республикада зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмне без, традициягә тугрылык саклап, бөек татар шагыйре, үзенчәлекле мәдәниятебезнең символы һәм күпмиллионлы халкыбызның горурлыгы – Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтәбез.
Аның әсәрләре туган җирне һәм кабатланмас аһәңле татар телен ихлас ярату хисләре белән сугарылган. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!» – әлеге мәшһүр шигъри юллар чын мәгънәсендә бөтен дөнья татарлары милли гимнына әверелде.

Габдулла Тукай Россиянең һәм төрки дөньяның төрле халыклары мәдәниятенә иҗади юллар ачып, татар халкының рухына канат куйды. Гомумхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча узган елда Казан халыкара аэропортына сөекле шагыйребез исеме бирелү – аңа карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләренең ачык гәүдәләнеше. Әле менә бу көннәрдә генә тугандаш Башкортостан башкаласы Уфа шәһәрендә без олуг әдибебезгә һәйкәл ачтык. «Нур» татар театрына килүчеләрне хәзер бөек Тукай каршы ала!

Әдәбиятыбыз, театр сәнгате, шигырь-җырларыбыз көзге кебек халкыбызның җанын, аның иң күркәм әхлакый хасиятләрен, милли берлеген чагылдыра. Ата-бабаларыбыз мирасын – гаять зур рухи-мәдәни хәзинәне саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең олы бурычыбыз.

Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәни һәм дини традицияләрен үстерүгә республикада зур игътибар бирелә. Безне туган телне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү кебек матур омтылышлар берләштерүен ачык күрсәтүче фестивальләр, олимпиадалар, фәнни һәм мәгърифәти чаралар уздырыла. Рухи чишмәләребезнең саегуын булдырмас өчен игелекле эш башкаручы укытучыларга, фән эшлеклеләренә, мәдәният, сәнгать һәм дин әһелләренә аеруча зур ихтирамыбызны белдерәбез.

Бу бәйрәмдә һәрберебез үзенең яраткан шигъри юлларын хәтерендә яңартсын, туган телнең матурлыгын һәм бөеклеген тагын бер кат тойсын! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/26/185274/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев