Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү чарасында булачак
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен, сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.
БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча Комитет рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чакырылучылар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяз Дауди, ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе Иван Егоров, орденнар кавалерлары Николай Балашов, Павел Борисов, Иршат Гатиятуллин һәм Марат Шәйхетдинов та бар.
Тантана барышында дәүләт бүләкләре, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырылган. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән Казанда сугышчы-интернационалистларга куеласы һәйкәл проекты буенча фикер алышуны да планлаштыра.
Татарстан башкаласынд иртәгә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Җиңү паркында иртәнге сәгать 9да хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар истәлегенә традицион митинг узачак. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы оештырыла: армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркында урнаштырырга ниятләгән әфганчылар хөрмәтенә куелачак һәйкәл макетын да күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев