Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым инспекциясенә баруны максималь чикләгез

Салым органнары коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм булдырмау максатларында, салым  инспекцияләренә баруны максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе шуны хәбәр итә: 2020 елның 27 мартыннан алып махсус күрсәтмәләр булганчыга кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы аша (Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында): «Инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» аша гына гамәлгә ашырылачак. Куркынычсызлык максатларында балалар белән булган мөрәҗәгать итүчеләргә, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, алдан сервис аша кабул итүгә язылган гражданнар хезмәте күрсәтелмәячәк.
Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.
Барлык корреспонденцияне, шул исәптән салым түләүчеләрдән шәхси кәгазьдә кергән салым һәм бухгалтерлык хисапларын кабул итү, бары тик керүче корреспонденцияне кабул итү өчен бокслар аша гына гамәлгә ашырылачак.

Килеп туган икътисадый куркыныч турындагы мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (электрон почта) r1600@nalog.ru( телефон: (843) 235-13-60, 235-13-67), шулай ук Татарстан Республикасында салым түләүченең төп учет урыны буенча территориаль салым органнарына җибәрергә мөмкин.

Фото газета архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев