Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәҗәрә китабы - сезнең нәсел бар микән

"Олы Мәңгәр авылы шәҗәрәсе" исемле китап дөнья күрде.

Әлеге китапта Олы Мәңгәр авылында 1900 елларда гомер итүче гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләре тупланган. Аларны һәр гаилә үзе төзегәнме, әллә авылдагы өч мәчетнең мулла - мәэзиннәре туплап барганмы - әлегә билгесез. Китапта аерым нәсел агачларының 1913 елда алынган тулы күчермәсе 100 елдан артык вакыттан соң үз дәвамчыларына - Олы Мәңгәр авылына береккән, авыл тарихына битараф булмаучыларга  тәкъдим ителә. Китапта һәр нәсел дәвамчысына үз шәҗәрәсен дәвам итү мөмкинлеге дә булдырылган. Шулай итеп алдагы буынга киләчәктә үз нәселенең тагын да баетылган шәҗәрәсе мирас булып калачак. Шәҗәрә китабы дөнья күрүдә авылның тыңгысыз җаннары - ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин һәм Иске Мәңгәр авылыннан Резеда Вафина, матди ярдәм күрсәткән Фәрит Вафин, Олы Әтнә килене Ләйлә Гарипова зур тырышлык күрсәтте. Газетабыз журналисты Фәридә Филатова да бу изге эштән читтә калмады. 

Китапны чыгару уе кемнән башланган? Тарихи мирасны дөньяга чыгаруда нинди кыенлыклар туган? Шәҗәрәләрдәге нәселләрне ачыклау белән  кем шөгыльләнә? Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев