Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штрафлар саллы - шаярмагыз

Кибетләрдә, сәүдә үзәк­лә­рендә, хезмәт күрсәтү урыннарында, җәмәгать транспортында исә элеккечә, мас­ка белән перчаткадан булу мәҗбүри

8 июньнән ачык һавада җәмәгать урыннарында – парк­ларда, скверларда йөргәндә – маска кию туктатылды.
Кибетләрдә, сәүдә үзәк­лә­рендә, хезмәт күрсәтү урыннарында, җәмәгать транспортында исә элеккечә, мас­ка белән перчаткадан булу мәҗбүри. 11 июньнән респуб­ликабызда җәйге терраса-кафелар ачыла, 15 июньнән исә күпфункцияле үзәкләр эшли башлаячак. 8 июньнән санатор-курорт оешмалар да үз эшен дәвам итәчәк. Шул ук вакытта, 5 июньнән Россия Федерациясендә яшәүчеләр Татарстанга коронавирус турында махсус белешмәсез  килә алачак. Ике атналык үзизоляция дә алар өчен кирәк булмаячак.
– Әлеге үзгәрешләр кер­телүгә карамастан, авыру нәтиҗәсендә илебездә кертелгән чикләү таләпләрен үтәүне тикшерү буенча чаралар дәвам итә, – ди Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев. Узган атнада полиция хезмәткәрләре тарафыннан 50 дән артык протокол  төзелде.  Алар арасында өч шәхси эшмәкәр дә бар. Яңа законнар буенча урамда маска-перчатка кию кирәк булмаса да, кибет һәм сәүдә үзәкләрендә таләпләр элеккечә кала. Атнага бер тапкыр район үзәгендә һәм авыллардагы сату нокталарында безнең хезмәткәрләр тарафыннан тикшерүләр уза. Участок инспекторлары да һәрвакыт уяу – игътибарлы булыгыз. Җәйге кафе-террасалар ачыла дибез, биредә дә махсус таләпләрне үтәү кирәк – дистанция саклансын, элементар саклану чаралары турында да онытмагыз.
Авыручылар белән контактта булучылар катгый күзәтү астында, аларны һәрвакыт тикшереп торабыз – өйдән чыгып йөри күрмәгез. Киресенчә булганда, штрафлар саллы – 15 меңнән башлана, 50 мең белән төгәлләнә. Беренче юлга калдырырлар дип өметләнмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев