Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син - кабердә, әмма...

Якташыбыз, танылган татар шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗанның бүген туган көне. Исән булса аңа 75 яшь тулыр иде. Аның укытучысы, сердәшчесе, якын дусты - Сибгат Хәким музее директоры Луиза апа Шәмсиева шушы уңайдан шагыйрәгә хат юллый.

Лена сеңлем!

4 июнь – синең матур юбилеең бит . Сиңа  - 75 яшь.Бу көнне матур итеп үткәрербез дип күпме хыялланган идек. Укучым булсаң да, иртәрәк киитеп бардың шул. Син – минем горурлыгым. Авылга кайткан саен, күпме истәлекләр белән уртаклаша идек. Шагыйрь ир – егетләр дә көнләшерлек мирасың калды дип сөенәм. Син – минем дустым да, таянычым да, киңәшчем дә идең. Хәзер музейда синең үз өең бар. Һәр көнне Синең белән серләшәм, авыл, район яңалыклары белән уртаклашам. Бүген кабереңә барып, чәчәк бәйләме куеп кайттым. Сагынам, юксынам Сиңа сеңелем.

Луиза Шәмсиева, Күлле Киме авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев