Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Соңгы кыңгырау" - әмма моңа ияләшү бик авыр

Таҗвирусы белән бәйле быел күп кенә истәлекле чараларны үткәрү мөмкинлеге булмады.

Андыйлар рәтенә мәк­тәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә керде. Кызганычка каршы, әлеге бәйрәмне мәктәпләр онлайн гына үткәрде. Алда – бердәм дәүләт имтиханнары. Чыгарылыш кичәләренә дә күп калмый. Алар нинди форматта узар? Әлегә билгесез. Шушы уңайдан 11 сыйныф укучыларының уй-фикерләрен белергә булдык. Сез дә фикерләрегез белән уртаклаша аласыз, языгыз.
Лилия Гыйззәтуллина, Комыргуҗа урта мәктәбе:
Мәктәпне без дүртәү – ике егет, ике кыз тәмамлыйбыз. Мин үзем тарих, җәмгыять белеме, профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачакмын. Баштарак укытучы һөнәрен сайларга уйлаган идем. Хәзер инде туризм буенча белгеч булырга уйлыйм. Музыкант булу теләге дә юк түгел.
Соңгы айларда дистанцион рәвештә белем алдык – әмма моңа ияләшү бик авыр булды. Сыйныфташлар, мәктәп бик сагындырды. Мәктәптә белем алу күпкә кызыклырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев