Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыерлар арканга куелмаячак

Кичә Ары белән Күлле Киме авылларында хуҗалык көтүләре чыкты. "Дусым" хуҗалыгы белән берлектә авыл җирлеге үзен дә, шәхси хуҗалыкларны да борчыган мәсьәләне хәл итте.

     Башка елларда көтүне чираттан шәхси хуҗалыклар үзләре көтте. Аерым  көтүче булмауның үз читенлекләре бар. "Уттай  кызу эш вакытында алдынгы тракторчы, я комбайнчы "Миндә  көтү чираты", дип эштән китә.  Сүз дә әйтеп булмый. Менә шуны истә тотып, быел,  халык белән очрашып сөйләшеп, аерым көтүче билгеләдек", - ди Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда  225 савым сыеры бар, узган ел белән чагыштырганда 35 башка арткан. Сөткә бәя төште дип тормый, авыл кешесе үз тормышы белән яши, аның үз сөте, үз каймагы. 

Ары авылында көтүче итеп үз авыл кешесе билгеләнгән, Кимедә ике үзбәк көтәчәк.

- Бер савым сыеры өчен бер шәхси хуҗалык 800 сум түли торган булды, бу акчаның  бер өлешен "Дусым"хуҗалыгы күтәрә. Аннан соң көтүчегә 1 тонна ашлык, 1 тонна печән биреләчәк,- ди җирлек хуҗасы.

    Тагын бер четерекле мәсьәләне хәл иткәннәр: Арыда купмедер сыер көтүгә чыгарылмыйча  арканга куела торган булган, быел исә сыерлар арканга куелмаячак. Бозаулар янына сыер арканлаучы булса, ул кешегә авыл җирлеге протокол төзеп, район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссиягә тапшырачак. Монысы белән авыл кешеләре үзләре дә килешкәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев