Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сәйлән” – ул үзе бәйрәм"

Көзләргә дә аяк бастык. Кабат салкын кышларга якынлашабыз. Җылы җәйләрдән соң, бераз моңсурак булса да, табигатьнең үз законнары .

 

Ул бездән сорап тормый – фасыллар алышыныр чак җиттеме, җайлап кына үзе үзгәрә. Быелгы  җәй нәрсә белән истә калыр соң? Таҗвирусы күп нәрсәдән мәхрүм итте – шул онытылмас. Иң кызганычы, көтеп алган сабантуе , илебез өчен иң авыр дип саналган елларда да үткәрелгән милли бәйрәм быел булмады. Юк, аңа карап кына бер ни үзгәрмәде – кояшы да вакытында чыкты, яңгыры да булды, җиле дә исте. Яшелчә- бәрәңгесе дә җитәрлек булды. Тик менә күңелнең бер почмагында гына, нидер җитмәде...

Ташчишмә китапханәсе каршында эшләп килгән “Сәйлән” клубы кызлары исә аптырап калмаганнар, сабантуйны үзләре өчен үзләре оештырганнар. Ә нигә? Уйласаң, әллә ниләр майтарып була бит. Җитмәсә, оештыручылары нинди – китапханәче Назира Габдрахманова, клуб директоры Илсия Мортазина. Әле Өҗем клубы директоры Гөлфия Шакирова да килеп кушылсамы?!Гармунын алып Хәмбәл Габдрахманов та килсәме?!

Рәхәтләнеп күңел ачты өлкәннәр табигать кочагында. Күз бәйләп бүләкләр дә кистеләр, таяк та тартыштылар, чүлмәк тә ваттылар. Гармунга кушылып, яшь чактагы җырларын да җырладылар. Самоварлары гөрләп торды, табын тулы тәм- томнары белән чәен дә эчтеләр, тәмле шашлыктан да авыз иттеләр. Һәркайсының күңелләре күтәренке, кәефләре шәп иде.

Лаеклы ялга чыкканнар өчен оештырылган бу клуб 2019 елдан эшләп килә. Беренче очрашуларын авыл клубында оештырган булсалар. Соңрак бергәләп Тукай- Кырлайга да, казан шәһәренә дә сәяхәткә чыкканнар. Мондый сабантуйны бергәләп узган ел да оештырган булганнар алар. Быел вакыты гына соңгарак калган. Сәбәбен үзегез дә беләсез. “Сәйлән” дә заманында төрле һөнәр вәкилләре булучылар бергәләп күңел ача, серләшә, фикерләшә. Алар арасында элек мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә, китапханәчеләр, сыер савучылар, бозау караучылар, укытучылар да бар. “ Бик рәхәтләнеп киләбез очрашуларга. Күрешеп, аралашу – үзе бер гомер”, - диләр сәйләннәр. Заманында авыл клубын җитәкләгән Гөлнур апа әнә Мокшыдан ук килеп йөри икән бирегә. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүзе юк аның.

Бәйрәм уен – көлке, җыр- моң белән кичкә кадәр дәвам итте. “Сәйлән”нәр мине җырлап озатып калды. Алга таба да шулай бергә- бергә матур итеп яшәргә, эшләргә язсын аларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев