Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру өчен Татарстанга 619 млн сум бирелә

Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасынңа сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру кирәклеген әйткән иде.

 Агымдагы  елда Россия Президентының карарын гамәлгә ашыру өчен,  Татарстан федераль бюджеттан  619 миллион сумнан артык акча алачак. Бу хакта Дүләт Советы депутаты Айрат Фәрраховка әйткән.   Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

"Әлеге акчалар 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә, сәнгать, музыка мәктәпләрен булышуга һәмсыйныф җитәкчеләре булып торган укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлтеләчәк", — дигән сәясәтче.

2021-2022 елларда Федераль бюджеттан бу максатлар өчен 1,9 миллиард (һәр ел өчен аерым) акча бүлеп бирелер дип тә  көтелә. Әлеге акчалар «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында билгеләнгән максатларга ирешү өчен бүленә.

Татарстанда узган көзнең беренче аеннан 22 мең сыйныф җитәкчесе өстәмә акча ала башлады, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/05-03-2020/syynyf-it-kchel-rene-hezm-t-hakyn-arttyru-chen-tatarstanga-619-mln-sum-chamasy-birel-5727031 файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев