Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таня трактор йөртергә ничек өйрәнде, Динара төшерү төркемен ник Әтнәгә алып кайткан? «Мин сине сагынам " фильмын төшерүчеләр Әтнәләргә ни өчен рәхмәтле - фото-видеолар

Шимбә көнне районыбызда “Мин сине сагынам” (12+) нәфис фильмын төшерү төркеме эшләде. Алар белән бергә Олы Мәңгәр халык театры артистлары Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен сурәтләргә алындылар. Әйтү генә ансат. Фильмны төшерү төркемен соңрак язарбыз дигән идем.

«Православие яшьләре» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Милли корпорация» продюсерлык үзәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары Фонды ярдәме белән  моннан 11 ел элек оештырыла. 

      Кинопроект авторлары-агымдагы елның февраль аенда чыккан Ленинград блокадасында яшәүче нәни кешеләр турында «Мин үләргә теләмим» фильмын төшереп, грант алучылар - продюсер Татьяна Мерзлякова, режиссер Марина Мусиенко һәм кинорежиссер Наталья Панкратова. Аларга Казан шәһәренең Саровский исемендәге Изге Серафим храмы мәхәлләләреннән торган театр-киношлар командасы ярдәм итә.

"Мин сине сагынам» фильмы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

   Милли корпорация" продюсерлык үзәге продюсер Татьяна Мерзлякова, режиссер Марина Мусиенко һәм кинорежиссер Наталья Панкратова фильмның уңышлы булачагына шикләнмиләр. “Җиңел түгел билгеле, тик без ул елларны ышандыра алырлык итеп сурәтләячәкбез. Без берничә юнәлештә эшлибез, иң элек шул елларда яшәүче кешеләрне табып, аларны сөйләтәбез, алар белән булган әңгәмәне төшерәбез, өйрәнәбез, алар безнең актерларыбызны өйрәтәләр, консультантларыбыз шул елларда яшәүче кешеләр. Өйрәнгәннән соң фильмның шул өлешләрен төшерәбез.  Әтнәгә кайтканчы без Бизякида булып, өлкән яшьтәге кешеләрне төшердек. Әтнәгә кайткач сугыш вакытындагы урып-җыю күренешен сурәтләдек. Рәхмәт район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улына, Айрат Фәнил улы Каюмовка, Гөлнара Реваль кызы Галәутдиновага,  безне бик җылы каршы алдылар, Олы Мәңгәр халык театры артистларын безнең карамакка тапшырдылар. Төшерү вакытында нәрсә кирәк, алыгыз дип, тиешле кешеләргә күрсәтмә бирделәр. Шунлыктан безгә Әтнәдә эшләү җиңел булды. Мәсгуть абый Шакиров зур ярдәм күрсәтте. Динара безгә Олы Мәңгәрдә сугыш вакытында латыш балалары яшәве хакында сөйләде. Һәм без кызыксынып киттек,  безгә бәйнә-бәйнә бу хакта сөйләделәр... - дип сөйли продюсер Татьяна Мерзлякова.

Үзләренең "Вконтакте" социаль челтәрендә "Мин сине сагынам"  битендә алар районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен дә юллаганнар.

 

Съёмочная группа выражает благодарность за помощь в организации и проведении съёмок первых эпизодов нашего фильма главе Атнинскогомуниципального района, председателю Атнинского районного Совета Габдулахату Гилумхановичу Хакимовыму.
Так же выражаем признательность всему руководству Атнинского муниципального района за предоставление костюмов, необходимого реквизита и локаций, в том числе Айрату Фанилевичу Каюмову – руководителю исполнительного комитета района, Гульнаре Ревалевне Галяутдиновой – руководителю аппарата совета района, всему отделу культуры района во главе с Азатом Гильмутдиновичем Хайрутдиновым, режиссёру Атнинского народного театра Рафису Раисовичу Салахутдинову и его коллективу, коллективу Государственного Атнинского театра им. Г. Тукая.

 

     Безгә алар 7 кеше кайтты. Режиссерлардан тыш ике оператор бар. Эдуард Левочкин, Дмитрий Прозоров – үз эшләренең осталары.

Берсе дә әйдә ярарга гына эшләми... - тулы язманы газетабыздан укырсыз.

Видео - https://vk.com/minsinesagynam

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев