Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Tatar сүзе» конкурсына 1 млн. сумлык приз фонды белән 500дән артык эш керде

Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә Татар дәүләт филармониясендә узачак.

«Tatar сүзе»конкурсының оештыру комитетына 500 дән артык видеоязма килде. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.


Ярыш ике турда үткәрелә. Башта катнашучылар әсәрләрне төрле жанрларда башкару белән видео җибәрергә тиеш (соло башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр). Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә-2021 елның 21 февралендә узачак.

Конкурсның барлык шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/18-11-2020/na-konkurs-tatar-s-ze-s-prizovym-fondom-1-mln-rubley-postupilo-bolee-500-rabot-5786571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев