Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Роскомнадзор идарәсендә «Суверен интернет "ны тестлау турында мәгълүмат юк

Telegram-каналларда Татарстанда системаны сынау сәбәпле Интернет белән бәйле проблемалар барлыкка килү турында мәгълүмат пәйда булды.

Татарстан Республикасы буенча Роскомнадзор идарәсенең  «Суверенный интернет»ны сынаячагы турында мәгълүматы юк. Бу хакта «Татар-информ» МА идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Галәветдинов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта мондый мәгълүмат юк", - диде ул.

 Мәгълүмат агентлыгында әнә шул хакта сөйләштеләр. Чөнки Telegram-каналларда системаны сынау аркасында Татарстанда Интернет белән бәйле проблемалар барлыкка килү турында мәгълүмат  пәйда булган иде.

    Бөтендөнья челтәренең чит ил  серверларына тоташу мөмкинлеге булмаган очракта, Россия интернет-ресурсларының эшчәнлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче инфраструктура булдыру планлаштырыла.

Россия территориясендә «Интернет» челтәре һәм гомуми кулланыштагы элемтә челтәрләренең бөтенлеге, тотрыклылыгы һәм иминлеге янаулары барлыкка килгәндә элемтә челтәрләре белән идарә итү системаларының эшләвенә карата таләпләр билгеләнә.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/13-02-2020/u-roskomnadzora-v-rt-net-svedeniy-o-testirovanii-v-respublike-suverennogo-interneta-5722596 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев