Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Covid-19 зарарлану буенча 23 яңа очрак расланган

Элек коронавирус белән авырган өч пациентны Республика хастаханәләреннән чыгардылар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чирләүчеләрнең дүртесе хастаханәгә салынган, 19ы өйдә дәвалана.

Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиландтан, Төркиядән һәм Франциядән әйләнеп кайтты, ә 14е элек зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган.

18 очрак — Казанда, икесе — Чаллыда, берсе-Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда бер очрак теркәлгән.

Россия буенча 13584 кеше авырый. Бер тәүлек эчендә 1667 кеше бу чирне йоктырган. Пик әле үтмәгән, диләр белгечләр.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/11-04-2020/v-tatarstane-podtverzhdeno-23-novyh-sluchaya-zarazheniya-covid-19 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев