Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда мунча һәм сауналарга үз эшләрен яңадан башларга рөхсәт иттеләр

5 июньнән республикада коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла.

 

5 июньнән Татарстанда мунча һәм сауналар үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«5 пунктында «г» подпункты үз көчен югалткан дип табырга», - диелә карарда. Аның нигезендә 28 марттан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мунча һәм сауналар эше тыелган иде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 5 июньнән, чикләүләрне үтәгән хәлдә, спорт заллары һәм бассейннарның ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/04-06-2020/tatarstanda-muncha-m-saunalarga-z-eshl-ren-ya-adan-bashlarga-r-hs-t-ittel-r-5747630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев