Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр

Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр нигезендә, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Татарстанда җәмәгать туклануы биналарына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген иртән традицион шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны әйтте. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк», - дип хәбәр итте Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр кертелү сәбәпле, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Галимова Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты, дип өстәде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/14-11-2020/tatarstanda-restorannarga-t-n-urtasyna-kad-r-eshl-rg-r-hs-t-it-ch-kl-r-5785511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев