Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кеше коронавирус йоктырган

Диагностика башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясе белән 9111 пациент теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән зарарлануның 67 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 67 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча - 9 111 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Төбәктә барлыгы 1 млн 46 мең ПЦР-тест үткәрелгән. Covid-19 авырулары белән элемтәдә булган 1 339 кеше табиблар күзәтүендә тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 авыруыннан тәүлек эчендә республиканың 19 кешесе терелде, дип өстәде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-11-2020/tatarstanda-t-lek-echend-67-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5785269

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев