Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән

Үткән ел республикада, илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, 94 компания экспортка эшли башлаган.

 2019 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча, Татарстанда чит ил базарларына йөз тоткан 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән.

Шул исәптән, 94 компания экспортка эшли башлаган. Әлеге предприятиеләр бүтән илләргә азык-төлек продукциясе, төзлеш материаллары, медицина эшләнмәләре сата.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ташламалы финанслар белән тәэмин итүгә — 935 миллион сум, ә гарантияле ярдәм буларак 1,4 миллиард сум юнәлдерелгән.

Моннан тыш, 2019 елда Татарстанда 60 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев