Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә футболчылары финалга чыкты

Авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләрнең 2003-2004 елгы футболчылары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты дәвам итә. Тренер Таһир Вәлиуллинның шәкертләре Мамадыш шәһәрендә узган беренче әйләнештә - II урын, Кукмарада узган икенче әйләнештә I урын яуладылар. Нәтиҗәдә, бәйгенең август ахырында Казанда узачак финал өлешенә уздылар. Анда барысы республиканың иң көчле 8 командасы чемпионлык...

Авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләрнең 2003-2004 елгы футболчылары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты дәвам итә. Тренер Таһир Вәлиуллинның шәкертләре Мамадыш шәһәрендә узган беренче әйләнештә - II урын, Кукмарада узган икенче әйләнештә I урын яуладылар. Нәтиҗәдә, бәйгенең август ахырында Казанда узачак финал өлешенә уздылар. Анда барысы республиканың иң көчле 8 командасы чемпионлык өчен көрәшәчәк - шулар арасында безнең Әтнә командасы да бар! "Футболчы егетләрне тарихка кердегез инде, дип куандырдым. Районыбыз футболчылары беренче тапкыр шундый зур уңышка ирештеләр. 3 ел дәвамында шөгыльләнү нәтиҗәсе бу", - дип шатлана тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев