Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хатын-кызлары, сезнең өчен!

Эремчекле маска битне агарта Эремчек бит тиресенә матур төс кертә. Ул агартып кына калмый, тирене тукландыра. Мондый битлек 30 яшьтән узган хатын-кызлар өчен файдалы. 2 чәй кашыгы эремчекне, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатыгыз һәм 10 тамчы 2-3 процентлы водород перекисе тамызыгыз. Битне юып чистарткач, масканы биткә сөртеп, ярты...

Эремчекле маска битне агарта Эремчек бит тиресенә матур төс кертә. Ул агартып кына калмый, тирене тукландыра. Мондый битлек 30 яшьтән узган хатын-кызлар өчен файдалы. 2 чәй кашыгы эремчекне, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатыгыз һәм 10 тамчы 2-3 процентлы водород перекисе тамызыгыз. Битне юып чистарткач, масканы биткә сөртеп, ярты сәгать тотыгыз. Соңыннан җыылы су белән юып төшерегез. Кыяр маскасы Маска ясау өчен кыярны вак угычтан чыгарып, аңа 1 аш кашыгы йомырка агы кушыгыз һәм бу массаны яхшылап болгатып, 15-20 минутка битегезгә сөртегез. Әлеге кыяр терапиясе тирене йомшартып, сафландырып кына калмый, ә күз тирәсендәге вак җыерчыкларны да тигезли. Бу масканың файдасы һәрдаим башкарганда гына булачак.(атнага 2-3 тапкыр)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев