Әтнә таңы

Әтнә полиция бүлегенә хезмәткәрләр кирәк

Әтнә полиция бүлегенең элеккечә аерым оешма булып эшли башлавына бик күп вакыт үтмәде әле. Бу уңайдан биредә яңа эш урыннары да булдырылды. Район полиция бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Илшат Баязитов белән әнә шул турыда сөйләшәбез. Фәридә ФИЛАТОВА Бүлектә бүгенге көндә ничә хезмәткәр эшли һәм тагын күпме кеше өчен эш урынлы булу...

Әтнә полиция бүлегенең элеккечә аерым оешма булып эшли башлавына бик күп вакыт үтмәде әле. Бу уңайдан биредә яңа эш урыннары да булдырылды. Район полиция бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Илшат Баязитов белән әнә шул турыда сөйләшәбез.

Реклама

Фәридә ФИЛАТОВА

  • Бүлектә бүгенге көндә ничә хезмәткәр эшли һәм тагын күпме кеше өчен эш урынлы булу мөмкинлеге бар?
  • Биектауга караган вакытта безнең бүлекчәдә барысы 27 эш урыны бар иде. Яңа бүлек булып оешкач, мондый эш урыннары 35 кә җитте. Шул сәбәпле бүлеккә яңа кешеләр алдык. Яңа ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе билгеләнде, баш бухгалтерлы булдык. Үзебездә штат, тыл, кадрлар бүлекләре булдырылды. Участок инспекторларына җитәкче билгеләнде. Тик моның белән генә бетми әле. Штатлар арту сәбапле җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәткәрләр саны артты. Әлеге бүлеккә бер кеше, шулай ук икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә бер кеше кирәк. Участок инспекторларына да кытлык кичерәбез.Тагын бер машина йөртүче дә кирәк.
  • Эшкә килергә теләүчеләр өчен нинди таләпләр куела?
  • Безгә эшкә килүчеләр югары белемгә ия булырга тиеш. Махсус урта белемле булса да ярый. Юридик белем булмаганда армия сафларында хезмәт итеп кайткан булуы шарт.
  • Эшләргә теләк белдерүчеләр өчен хезмәт хакыннан тыш тагын берәр төрле ярдәм каралганмы?
  • Әйе, каралган. Участок инспекторы булып эшкә керүчеләргә хезмәт урыныннан өч бүлмәле фатир бирелә. Шулай ук төрле социаль гарантияләр дә каралган. Медицина ярдәме бушлай, төрле санаторийларга, профилакторийларга юлламалар алып ял итеп кайту мөмкинлеге бар. 10 ел стажы булган хезмәткәрләргә торак шартларын яхшырту өчен матди ярдәм күрсәтелә.
  • Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында киләчәктә полиция хезмәткәре булырга теләүчеләр дә юк түгелдер. Аларга нинди киңәшләрегез бар?
  • Әйе, андыйлар да юк түгелдер. Бу очракта эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тиешле документларны җыю билгеле бер вакытны ала. Әле сәләмәтлек буенча да комиссия үтәргә кирәк. Шуңа да, ни чаклы иртәрәк мөрәҗәгать итсәгез, шулкадәр яхшырак булыр. Ә инде бездә эшләү мөмкинлеге белән кызыксынучыларга шуны әйтәсем килә, әгәр дә сез алда санаган таләпләрләргә туры киләсез һәм район халкының тынычлыгын һәм тәртибен саклауны максат итеп куйгансыз икән, рәхим итегез. Әтнә полиция бүлеге сезне үз сафларына кабул итәргә әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: