Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы» укучылары иҗаты

Иң-иң матуры - ул! Әниемнең йомшак кулларына Килә башларымны куясым. Күз карашы назлы, ягымлы бит, Килә битләреннән үбәсем. Минем әнием - иң тырышы, Иң булганы, иң-иң матуры. Сокланмаслык түгел әниемә, Ул бит минем иң-иң сабырым. Һәр көн иркәләгән назлы сүзе, Көләч йөзе, тәмле ашлары. Күңелемдә җылы хисләр туа, Әниемә котлау...

Иң-иң матуры - ул!

Әниемнең йомшак кулларына

Килә башларымны куясым.

Күз карашы назлы, ягымлы бит,

Килә битләреннән үбәсем.

Минем әнием - иң тырышы,

Иң булганы, иң-иң матуры.

Сокланмаслык түгел әниемә,

Ул бит минем иң-иң сабырым.

Һәр көн иркәләгән назлы сүзе,

Көләч йөзе, тәмле ашлары.

Күңелемдә җылы хисләр туа,

Әниемә котлау сүзләре.

Бул бәхетле, бул сәламәт, әнием,

Менә сиңа бәйрәм бүләгем.

Чәчәкләрнең иң-иң матурларын

Сиңа гына, әнием, бирәмен.

Лилия ВАСЫЙЛОВА,

Күәм урта мәктәбе укучысы

Җанкисәгем!

Әни, бәгърем, җанкисәгем!!

! Сөялеп киртәләргә

"Кайтмаслармы?"- дип көтәсең

Кайталмасны белсәң дә.

Җилләр капкаң каккан чакта

Ашкынасың урамга.

Ана күңеле балада шул,

Ник соң җилләр шаяра?..

Ак яулыгыңның читенә

Сөртәсең яшьләреңне.

Ник бик соң аңлыйбыз икән

Тик безне көткәнеңне.

Әни, бәгърем, атлап түгел,

Очыплар кайтам бүген.

"Әни көтә!" дигән уйдан

Җылына минем күңел

Гөлфия ШИҺАПОВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев