Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы»нда өлкән хәбәрчебез иҗаты

Гомер үрендә! Гомер үтә диеп үртәләнмим, Күрәселәр шактый күрелгән. Нәфес йөге төяп шактый уздым, Арба сөйрәп аның үреннән. Гел кояштай тормый көннәр, Чыкканы да кичкә батасы. Тормыш арбасы да көйле генә, Түбән таба һич юк тартасы. Үр төшәмен, ул да арттан этә, Көч-хәл белән көйлим тизлекне. Җиде дистә янып артта...

Гомер үрендә! Гомер үтә диеп үртәләнмим, Күрәселәр шактый күрелгән. Нәфес йөге төяп шактый уздым, Арба сөйрәп аның үреннән. Гел кояштай тормый көннәр, Чыкканы да кичкә батасы. Тормыш арбасы да көйле генә, Түбән таба һич юк тартасы. Үр төшәмен, ул да арттан этә, Көч-хәл белән көйлим тизлекне. Җиде дистә янып артта калды, Ваклаганнан бирле йөзлекне. Дөнья матур, без яшибез әле, Киткәннәр күп рәхәт күрмичә. Әй, каласы иде шушы үрдә, Үртәләнеп дөнья кумыйча! Язсын иде хәсрәт төямичә, Бар булганны көйләп барырга. Тик язмасын үкенечләр белән, Үрләр узгач кына янарга! Дөрләп янган яшьлек ялкыннары, Басылды шул, күптән сүрелгән. Әнә шулай җайга төшеп барыш, Ашыкмыйча гомер үреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев