Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на языл һәм бүләк от

2020 елның икенче яртыеллыгына “Әтнә таңы“ газетасына язылу дәвам итә.

Шул уңайдан, 19 майдан 10 июньгә кадәр “Әтнә таңы”н – бүләк ит!“ акциясе игълан иткән идек. Әлеге вакыт аралыгында “Әтнә таңы“на язылучылар арасында блендер, электр чәйнеге һәм “Мәликә” матурлык салонына ике серификат уйнатырга тиеш идек. Тик акциянең нигезләмәсендә күрсәтелгән шартка туры килмәү, яки квитанцияләр бик аз булу сәбәпле, акциянең вакыты озайтыла. Ә иң кызыгы –  уйнатыла торган бүләкләр күләме дә арттырыла.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әтнә таңы” газетасына язылмаган булсагыз, тиз арада язылып калырга ашыгыгыз. Барлык язылучылар квитанцияләрегезне редакциягә юллагыз. Ашыгыгыз, санаулы көннәр генә калып бара. Ә бүләкләргә килгәндә – алар көн дә кирәкле әйберләр.
Җәй җиләк-җимеш чоры икәнен искә алып, укучыларыбыз арасында блендер, электр чәйнеге уйнатабыз. “Мәликә” матурлык салонына ике сертификат – иң чибәрләргә. Моннан тыш, шикәр комы да уйнатырга булдык – кайнатмалар әзерләү чоры җитә. Квитанцияләр 10 июльгә кадәр кабул ителә. Квитанцияләр уйнату вакытын алдан хәбәр итәчәкбез.
Реклама  12+ Акция 10 июньнән 28 июньгә кадәр дәвам итә. Акцияне оештыручылар «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Әтнә таңы» газетасы филиалы. Акциянең нигезләмәсе atnya-rt.ru сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев