Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"нда - сөенечле яңалык

Инде хәбәр иткәнебезчә, 3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне.

Эчке эшләр бүлегендә бүген шушы уңайдан тантаналы чара булып узды. Ә иң куанычлысы, тыгыз хезмәттәшлек өчен "Әтнә таңы" редакциясе дә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗановага район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Мингазов тапшырды. " Безнең белән хезмәттәшлек иткәнегез өчен рәхмәт. Һәркайсыбыз үз эшен башкара, әмма әнә шул эшне дөрес һәм төгәл итеп халыкка җиткереп баруыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә язсын", - дип ихлас теләкләрен җиткерде ул. Ә без үз чиратыбызда, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә бәйрәмнәре уңаеннан ихлас теләкләребезне җиткереп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев