Әтнәдә бәйрәм чаралары уза
12 июньдә илебездә Россия көне – милли бәйрәм билгеләп үтелә.
Ул моннан 20 ел элек бәйрәм буларак кертелде, шуңа да дәүләт бәйрәмнәре арасында чагыштырмача яшь әле. Бу көн бәйрәм буларак юкка гына нәкъ менә шушы көнне билгеләп үтелми. 1990 елда Россия дәүләт суверенитеты турында Декларация 12 июньдә кабул ителгән.
Россия көне – патриотик рухта узучы милли бәйрәм.Рәсми рәвештә ял көне итеп кабул ителгән. Елның- елында илебездә ул зурлап бәйрәм ителә.
Бәйрәм уңаеннан районыбызда да бик күп төрле чаралар үткәрелеп килде. Быел исә авыру таралу куркынычы булу сәбапле, бөтен чаралар онлайн форматта уза.
Гөлнара Гәләүтдинова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:
– Россия көне – илебез өчен зур әһәмияткә ия бәйрәм. Аның барлыкка килүенә әле бик күп вакыт узмаса да, халкыбыз аны көтеп ала. Мәдәният бүлеге, билгеле инде, мондый зур бәйрәмне берничек тә игътибарсыз калдыра алмый. Концертларны онлайн форматта уздыру буенча тәҗрибәбез халык арасында зур уңышка иреште. Гаилә концертларын, “кода- кодагыйлар” чыгышларын бик яратып кабул итте. Россия көне уңаеннан, бәйрәм алдыннан без тамашачыларыбызга Кышлау авылыннан зур концерт тәкъдим итәбез. Җырчы Ралия Шәрәфиева, гармунчы Фирдәвес Зарипов һәм башка җыр-моң осталары, дәртле биючеләребез чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәмне бергәләп каршылыйк!
Миләүшә Гарипова, Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече:
– Җәй башында узучы Россия көнен быел без паркта Россия флагын сүрәтләгән тасмалар өләшеп билгеләп узачакбыз. Бәйрәм уңаеннан ике онлайн-бәйге да уздырачакбыз. Аның берсе “Әтнә районына кайтыгыз” (“Приезжайте в Атнинский район”) хэштэгы астында үтә. Туган авыл матурлыгын чагылдырган фото-видео материаллар белән катнашырга мөмкин. Икенчесе исә бәйрәм уңаеннан рәсем ясап һәм котлау сүзләрен тәрәзәгә ябыштырып төшерелгән фотоларны күздә тота. Катнашыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев