Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә делегат сайладылар

Әтнәгә дәүләт учреждениеләре һәм җәмгыяти тәэмин итү хезмәткәрләренең Татарстан республикасы оешмалары профсоюзлары рәисе урынбасары Альбина Рәшит кызы Нафикова килде.

Эшләгән җире шундый катлаулы исем йөртсә дә, үзе бик гади булып чыкты.

- Россия күләмендә безнең өлкәдә отчет-сайлау кампаниясе уза. Аны башта территорияләрдә үткәрәбез, - дип аңлатты.

Шул уңайдан Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында бу өлкәгә караган оешма хезмәткәрләренең район конференциясе узды. Ул үз эченә авыл җирлекләре, социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр эше, спорт һәм туризм хезмәткәрләрен ала. Конференция эшен профсоюз җитәкчесе Гөлсинә Шакирова алып барды. Конференция эшендә район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да катнашты.

Биредә, беренче чиратта, 5 еллык хезмәтләренә нәтиҗә ясадылар. Бу уңайдан җитәкченең һәм аерым хезмәткәрләрнең чыгышлары тыңланды. Икенче көн тәртибе буенча, үз алларына алдагы 5 елга бурычлар куйдылар. Соңыннан республикага делегат сайладылар.

- Хезмәтебезнең конкрет нәтиҗәләре бар, шуңа күрә куанып эшлибез, - ди Казан кунагы.

(Бу хакта тулырак материал белән газетада таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев