Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: “Иң элек үзебезнекенә язылам!”

Җомга көнне Әтнә почта бүлекчәсендә "Абунәче көне" үтте. Үзебезчә әйтсәк, журналистлар килгән халыкны үз газета-журналларына яздырдылар.

Ялына-ялына, үтенә-үтенә, аңлата-аңлата... чөнки һәркемгә тираж кирәк. "Сөембикә"гә - 9 мең, "Шәһри Казан"га да аз түгел, ә безгә - 2400. Башкаларга да кирәк, тик Казаннан башка газета журналистлары килмәделәр. Килүчеләр "Акчарлак", "Безнең гәҗит"не дә сораштырдылар. Монысына да шатландык, чөнки матбугатны укый безнең район халкы, җентекләп, анализлап, урыны-урыны белән журналист белән сатулашып. "Алай түгел, болай ул", дип. Чөнки үзебез белән шулай аралашалар. "Түзмәдем әле, үзегез белән сөйләшми булмый...", дип шалтыратып, калган фикерләрен дә җиткерәләр. "Абунәче көне"ндә әйтәсе сүзләрен җиткерделәр газета укучыларыбыз. Ә иң йөрәккә ятышлысы, "Кызлар, сезнең газетага да язылам, тик иң элек үзебезнекеләр янына барам, "Әтнә таңы" белән яшибез. Сеңелем, "Чиста су" турында да су җибәргәнче язып торырсыз инде, сез язгач, белеп торабыз. Рәхмәт гозерләребезне тыңлыйсыз", - дип берничә укучыбыз язылып китте. "Нәрсә бар соң ул сезнең газетагызда", дип тә әйтүче булды. Тик ул апаның авызын тиз яптылар, "Ничек нәрсә бар, алдырып укыйсыңмы син аны? Бар да бар анда. Тагын кайсы гәҗит шулай халык белән аралаша, алар яза, хакимият укый, бер генә халык фикерен дә тыңламый калганнары юк. Башкасын әйтмим дә, хәтта телефон номерларын да шалтыратып сорыйбыз бит алардан", - дип яклап та алдылар. Саймә апа Дәминова зурлап рәхмәт әйтте. Илфар абый белән хәбәрчебез Гөлнара, хәтта газетага язылганга биргән бүләгебезне ( Абунәче көненең өстенлеге) алмыйча, "Бик яратабыз бүләксез дә", дип газетага язылып киттеләр. "Сөембикә" журналы кызлары: "Без дә укып карыйк әле, бик мактыйлар бит", дип, берничә газетабызны укып алдылар. "Чыннан да башка районнарныкыннан аерыла икән шул",- дип нәтиҗә ясады Лилия Гәрәева. Юньле сүз кемгә ошамый, хәтта Тәскирә апаның "Язылыгыз, барыбер яздырталар", дип безне сүгеп мактавын да елмаеп кабул иттек. "Кыйбат шул"ны күп ишеттек. Анысына Шәкәнәч почтальоны Светлана апа: "444 сум бүген акча түгел, кибеткә бер кереп чыксагыз да ул акчага берни ала алмыйсыз, ә менә шул акчага ярты ел буе ике газетаны укыйсыз. Ә журналистлар ул газетаны чыгару өчен күпме эшлиләр, бу бит алар хезмәтенә куелган бәя, шуңа гына тормыймыни алар, үзләре 3-4 бөртек, безнең Шәкәнәчтә кыйбат димиләр, "Иң элек, сеңелем" үзебезнең гәҗиткә яз, ул килгәч рәхәт була диләр", - дип җавап биргәч, сүзсез дә калдык. Үзенең журналистларын, матбугатын түбәнәйткән хөкүмәткә рәнҗеп тә алдык. Халык әйткәнчә инде, "Бар иде бит кочак-кочак газета, журнал алып рәхәтләнеп укыган чаклар, нишләп бу хәлгә җиткерделәр безне?"

Өмет яшәтә, диләр. Алай ук начар түгел әле, күбесе белән килешсәк тә, газетабызны укучыларыбыз безне ташламаслар, дип ышанасы килә. "Абунәче көне"ндә дә биш дистәдән артык кеше газетабызга язылды. Сез дә язылыгыз, 25 декабрьгә кадәр әле вакыт бар . Фикерләрегезне дә җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Абунәче көне