Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә караклар төнлә йөри

“Районда караклык очраклары арта”, - дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

– Бер-бер артлы  теркәлгән караклык очраклары әнә шул хакта сөйли. Караклар үзләренең пычрак эшләре өчен күбрәк төнге вакытны сайлый. Шуңа да игътибарлы булып, лапас- гаражларны бикләп тотсагыз иде. “Кем керсен”, - дип без еш кына ишек- капкаларга йозак эләргә иренәбез. Ә каракларга шул гына кирәк тә. Соңыннан  терсәкне тешләрдәй булабыз – булмый гына. Кичке якта шикле кешеләр күрсәгез – кичекмәстән, 2-15-75 телефоны аша полиция бүлегенә яки участок инспекторына хәбәр итегез.”, - ди ул. Шулай ук мошенниклык очраклары буенча да ачыклык кертеп узды тикшерүче. – Әйтеп, аңлатып торсак та, алдакчылар кармагына эләгүчеләр һаман да бар. Ышанмагыз инде шундый ялганга. Телефоннан шалтыратучы операторларның төп максаты – ничек тә булса сезнең карат номерыгыз аша, акчаларыгызга хуҗа була. Банк картагыз, гомумән, үзегез турында беркемгә дә шәхси мәгълүмат бирмәгез. Моның ахыры үкенечле булып бетмәсен!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев