Әтнә таңы

Әтнәдә наркоманнар юк

Әтнәдә наркотиклар әйләнешенә багышлап уздырылган утырышта федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән килгән Фәридә Кәримуллина: "Хәзер куркыныч төркемгә керүчеләрне ачыклап, шулар белән эшли башларга кирәк. Кызганыч, әмма икътисадый мөмкинлекләр ирек бирми әле", - дигән иде. Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге техникумның директор урынбасары Резеда Гарипова әйткән сүзләр истә калган. - Техникумда...

Реклама

Әтнәдә наркотиклар әйләнешенә багышлап уздырылган утырышта федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән килгән Фәридә Кәримуллина: "Хәзер куркыныч төркемгә керүчеләрне ачыклап, шулар белән эшли башларга кирәк. Кызганыч, әмма икътисадый мөмкинлекләр ирек бирми әле", - дигән иде.
Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге техникумның директор урынбасары Резеда Гарипова әйткән сүзләр истә калган.
- Техникумда аерым категория яшүсмерләрне шәхси тәрбияләү буенча эш алып барабыз, - диде ул.
Мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Рәхимҗанова әйтүенчә, наркоманлыкка профилактика йөзеннән ата-аналар җыелышы уздыру да мөһим роль уйный. Укучылар арасында наркотиклар кулланучыларның булмавын шуның белән дә бәйләргә кирәк.
Ә Фәридә Кәримуллина районыбызны уңай яктан телгә алды.
- Наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә Әтнә районы беренчелекне берәүгә дә бирми, - диде сокланып.
Әйтүенчә, Россиядә, шул исәптән дөньяда да, наркотиклар әйләнешенә балигъ булмаган яшүсмерләрне көннән-көн күбрәк җәлеп итәләр. Арада яхшы гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә бар икән.Биредә Россия эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов:
- Республикада 9700 кеше наркобәйлелек буенча учетта тора, - дип ассызыклады. Шунда ук наркотикларның Татарстанга үтеп керү маршрутын ачыклады. Яңа төр наркотикларны күпләп Санкт-Петербургтан китерәләр икән.
Сүз уңаеннан, районда 3 кешенең наркотиклар әйләнеше һәм аларны куллану белән бәйле рәвештә административ җавапка тартылуын билгеләде. Болар - Казан шәһәре һәм Балтач районыннан килүчеләр. Күрше Биектау районында да 117 наркоманның учетта торуын телгә алды.
Бүгенге көнгә, яшәешебезгә күз салыйк. Ничек кенә көлке тоелмасын, наркотикларны "җиңел", "авыр" дип бүлүчеләр бар. Хәтта алкоголь кебек үк "культуралы куллану" фикере дә очрый. Фәнни яктан исбатланган, наркотикларны "культуралы куллану" берничек тә була алмый. Ә инде "җиңел" агу куллану бик озакка сузмыйча "авыр"ына илтә. Хәтта, берәр тапкыр кызыксынып куллану да ияләнүгә китерә. Кыскасы, наркотикка якын килмәвең хәер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: