Әтнәдә "Наркотикларсыз тормыш"
Республика Эчке эшләр министрлыгы 8-27 июнь көннәрендә әнә шул исем астында ведомствоара профилактик чара уздыра.
Шушы уңайдан районда полиция хезмәткәрләре тарафыннан укучылар катнашында профилактик чаралар уздырылыр дип көтелә. “Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлекләре белән берлектә мәктәп укучылары белән онлайн режимда очрашулар үткәрергә уйлыйбыз”, – ди Эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Ирек Бәйрәмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев