Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сәүдә үзәкләре янә үз ишекләрен ача

Алар кайбер чикләүләр белән эшли башлаячак.

 

 

Татарстанның утыздан артык районына кагыла бу.

5 июньнән Татарстанның 31 муниципаль районында март аенда коронавирус пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре янә үз ишекләрен ача. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Исемлеккә Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Яңа Чишмә районнарындагы сәүдә үзәкләре кергән.

Шулай ук Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында да сәүдә үзәкләре үз эшен башлап җибәрәчәк.

Сәүдә үзәкләре кайбер чикләүләр белән эшли башлаячак. Әйтик, сәүдә залларында сатып алучылар саны, сәүдә үзәге хезмәткәрләрен дә кертеп, 4 квадрат метрга бер кешегә кадәр чикләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 5 июньнән фитнес-үзәкләр һәм бассейннарның ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Әлеге учреждениеләргә килүчеләр өчен шулай ук кайбер чикләүләр кертеләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/04-06-2020/tatarstanny-utyzdan-artyk-rayonynda-s-d-z-kl-re-yan-z-ishekl-ren-acha-5747580

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев