Әтнәдә татар балалары видеофестивале үтте
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар мәктәп укучылары үзләре иҗат иткән видеоклиплар тәкъдим иттеләр.
Аларны күргәч киләчәктә араларыннан бик яхшы режиссер, операторлар чыгар дигән өмет уянды: күтәреләчәк, югары биеклекләр яулаячак әле татар кинематографы!
Видеофестивальне Мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Гөлшат Закирова рәислегендәге, составында “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең музыкаль һәм әдәби программалар редакциясенең баш режиссеры Нурания Җамали, Бөтендөнья татар конгрессыннан Сәрия Зиннәтуллина, Энҗе Шәйхетдинова, “Халкым минем” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов булган жюри хөкем итте.
Бу хакта һәм алган урыннар турында газетадан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев