Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - янгынга каршы махсус режим

2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәре чараларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехник эшләнмәләрне куллануга түбәндәге чикләр кертелә (хлопушкалар, "Бенгаль утлары"ннан тыш) :

- 500 метр читтә - сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары объектларыннан .

- 50 метр ераклыкта - торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп йөргән урыннардан, автомобиль юлларыннан.

Ябык биналарда ялкынланучы пиротехник җайланмалар куллануны катгый тыярга.

Бәйрәмнәр уздырыласы урыннарны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә.

Бары тик сертификатлы гирляндалар гына кулланырга.

Куркынычсызлык таләпләрен бозып, билгеләнгән урыннардан тыш пиротехника әйберләрен сату һәм саклауга юл куймау максатыннан, Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча күзәтчелек бүлеге тарафыннан район кибетләрен һәм сәүдә нокталарын тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк.

Барыгызга да хәвеф-хәтәрсез Яңа ел бәйрәмнәре телибез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сафин Р.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев