Әтнә таңы

Әтнәдә юл һәлакәте - машинага ут капкан

Яңа Җөлби - Комыргуҗа юлының беренче километрында булды бу хәл.

Реклама

"Шевроле Лачетти" йөртүчесе тизлекне дөрес сакламау сәбапле , юл кырыена төшеп китеп каплана. Машинага ут каба. Тән җәрәхәтләре алучы юк.Спиртлы эчемлекләр куллану билгеләре булган йөртүче медицина тикшерүе узуны кирәк дип санамый. " 12.26 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә аңа карата протокол төзелде. Суд йөртүчегә  11 тәүлеккә арест бирү турында карар чыгарды, ул Балтачка озатылды", - ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: