Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә лейкоз яныймы

Лейкозлылар саны арта Ел саен язгы чорда шәхси хуҗалык сыерларыннан лейкоз һәм брунелкоз авыруларын ачыклау өчен ветеринария хезмәте табиблары терлекләрдән кан алалар. Шулай булса да, соңгы елларда районда шәхси хуҗалык сыерларында лейкоз авыруы очрагы күбәйгән. 2013 елда лейкоз авыруы 65 сыерда ачыкланса, быелгы елның шушы чорына бу сан 128гә җиткән....

Лейкозлылар саны арта
Ел саен язгы чорда шәхси хуҗалык сыерларыннан лейкоз һәм брунелкоз авыруларын ачыклау өчен ветеринария хезмәте табиблары терлекләрдән кан алалар. Шулай булса да, соңгы елларда районда шәхси хуҗалык сыерларында лейкоз авыруы очрагы күбәйгән. 2013 елда лейкоз авыруы 65 сыерда ачыкланса, быелгы елның шушы чорына бу сан 128гә җиткән. Нәрсә соң ул лейкоз, кеше өчен куркынычмы? Район ветеринария хезмәте җитәкчесе Айрат Ибраһимов әлеге авыруга аңлатма бирде.
- Лейкозның терлекләр арасында таралуына авырту сыерлар сәбәпче булып тора. Чир сыерны сауган вакытта икенчесенә йога. Шулай ук авырту сыер сөтен бозауга эчергәндә, сыерны каплаткан вакытта һәм дә көтүдә йөргән вакытта кан эчүче бөҗәкләр дә чирне күчерергә мөмкин. Хәзерге вакытта тикшеренүләр шуны күрсәтә, хәтта авыру терлек сөтен эчкәндә һәм ит продуктларын ашаганда вирус эшчәнлеге калдыклары кешеләр дә яман чир авыруы китереп чыгару куркынычы бар икән.
Бүгенге көндә сөткә бәяләр чагыштырмача югары, Шуңа да шәхси хуҗалыклар сыер асрауны кулай күрәләр. Аннары сыер сатып алырга уйласаң да, аны өйеңә үк китереп бирәләр. Тик сатып алганда шуңа игътибар итәргә кирәк. Сатып алырга уйлаган етрлекнең ветеринария белешмәсе булырга тиеш. Ә анда кайчан аның каны тикшерелгән, нинди вакциналар ясалуы турында мәгълүматлар языла. Ә инде сатып алган соң икән, ул сыерныд канын алып, лабораториядә тикшертеп алу кирәк.
Сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга тагын өстәп шуны әйтәсе килә. Ветеринария хезмәте табиблары кан алган вакытта, терлекнең авырту түгелме икәнен тикшертү зарур. Авырту сыер сөтен эчеп, үзеңне дә, башкаларны да куркыныч астына куймагыз.
Гөлнар САБИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев