Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр блендер һәм тузансуырткыч оттылар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр от» акциясе кысаларында бүләкләр уйнатылды.

 Призлар арасында өч үтүк, өч блендер, йөз литр бензин алуга өч сертификат, ике тузан суырткыч, ике планшет, телевизор һәм төп приз — мотоблок бар иде. Мотоблок Арча районыннан Таһир Сәмигуллинга булды. Телевизорны Арча районыннан Гәүһәрия Гәрәева отты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе төгәлләнде. «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарыла торган кимендә ике басмага (журнал һәм газета) язылган актив абунәчеләр арасында оешма бүләкләр уйнатты.
Шунысы куандыра, елның-елында безнең районнан да газета укучыларыбыз әлеге акциядә бик актив катнашып киләләр. Һәм дә бүләкләр дә оталар. Бу юлы да безнең районнан Сания Гыйлемханова – блендер, ә Әхәт Галәвиев тузансуырткычка лаек булдылар. Үз чиратыбыз да, без дә җиңүчеләребезне котлыйбыз.
Реклама, 16+ Акция срогы: 2020 елның 12 маеннан 2020 елның 20 сентябренә кадәр. Акциянең нечкәлекләре, призлар алу саны һәм тәртибе tatmedia.ru сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев